2017 елның 1 июненнән 2сенә кадәр Казан шәһәрендә Халыкара директорлар клубының 68 нче утырышы уза. Чараны үткәрүнең оештыручысы булып Казан федераль университетының Иң югары бизнес мәктәбе тора. Төп темасы: "Икътисадны тотрыклы үстерү шартлары – вәзгыять, көтүләр, тәҗрибә".
Кичә клуб утырышында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, предприятиеләр, фәнни һәм эксперт бергәлеге вәкилләре катнашты. Чара кысаларында Россиянең тотрыклы социаль-икътисадый үсеше, шулай ук икътисадтагы реаль секторның агымдагы торышына һәм аны үстерү перспективаларына бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Утырыш башында Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше турында доклад белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. Клуб президенты – и.ф.д., РФА академигы, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең икътисад теориясе һәм сәясәт кафедрасы җитәкчесе Абел Аганбегян чарада катнашучыларга "Россиянең социаль-икътисадый үсеше турында: йомгаклар һәм перспективалар" темасына аналитик доклад җиткерде. Татарстан сәнәгате үсешендәге төп юнәлешләр турында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев сөйләде.
Бүген Халыкара директорлар клубының 68 нче утырышында катнашучылар Иннополис каласына барырга, шулай ук махсус икътисад зонасындагы төп казанышлар һәм перспективалар белән танышырга планлаштыра.
Халыкара директорлар клубы 1983 елда оештырыла. Аңа Россиянең һәм БДБ илләренең йөздән артык атаклы галиме, предприятиеләрнең җитәкчеләре керә. Эшчәнлегенең төп максаты нәтиҗәле сәнәгать сәясәте өлкәсендә фикерләр алмашудан һәм гамәли күрсәтмәләр эшләүдән гыйбарәт. Клуб оешкан вакыттан бирле и.ф.д., РФА академигы, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең икътисад теориясе һәм сәясәт кафедрасы җитәкчесе АбелГезевич Аганбегян аның президенты булып тора.
Халыкара директорлар клубының утырышлары елга ике мәртәбә Россиянең һәм БДБ төрле төбәкләрендә төбәкләрнең җитәкчеләре катнашында һәм алдынгы предприятиеләрне карау юлы белән иң яхшы тәҗрибәләр белән таныштырып үткәрелә.