Бүген Петербургтагы халыкара икътисад форумы кысаларында Татарстан Республикасы белән Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) арасында Хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева кул куйды.
Бу документ гамәлдә булган кысаларда тарафлар Татарстан территориясендә Стратегик инициативалар агентлыгының "Дөрес чишелешләр кибете" проекты һәм Россия Федерациясе субъектларын социаль-икътисадый үстерүнең иң яхшы тәҗрибәләре һәм инициативалары буенча россиякүләм конкурсы проекты кысаларында тормышка ашырыла торган уңышлы тәҗрибәләрне кертүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын, проектларны, гамәлләрне тормышка ашырганда хезмәттәшлек итәргә ниятлиләр.