Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре интернат-йортта тәрбияләнүчеләрне Халыкара балаларны яклау көне белән котлады

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы хезмәткәрләренең тырышлыгы белән үсешендә үзенчәлекләре булган, Дәрвишләр бистәсендәге балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм оештырылды. Чакыртылган аниматор балаларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте. Сабын куыклары белән ясалган фокуслар һәм зур булмаган, кул белән тотып карый торган зоопарк балалар күңеленә аеруча хуш килде.  Балалар йортына акыл үсешенә йогынты ясый торган уенчыклар, балалар азыгы тапшырылды.

Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы барлык балаларны бәйрәм белән котлый һәм җәен шәпләп ял итүләрен тели!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International