Моношәһәрләр өчен «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы буенча субсидияләр бирүгә Татарстан Республикасы МСП субъектларын сайлау конкурсы игълан ителә

2017 елның 26 мае, җомга

Моношәһәрләр өчен «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы буенча субсидияләр бирүгә Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын  сайлау конкурсы игълан ителде.

Сайлау конкурсында катнашуга заявкаларны «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау һәм үсеше программасын гамәлгә ашыру үзәге»  Дәүләт казна учреждениесе 2017 елның  1 июненнән 2017 елның 30 июненә кадәр, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр Мәскәү вакыты белән   9.00дән 18.00 сәгатькә кадәр, җомгада 9.00дән 16.45 сәгатькә кадәр, түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан шәһ., Мәскәү ур.,55нче йорт, (ТР Гарантия фонды ягыннан керергә).

Сайлау конкурсы нәтиҗәләрен сайлау һәм игълан итү сроклары Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Зеленодольск, Чистай, Менделеевск моношәһәрләрендә расланган Тәртипкә ярашлы рәвештә алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International