«Дәүләт контроле (күзәтчелек) һәм муниципаль контроль алып барганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукын яклау турында» Федераль законның 27нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» федераль законның ярашлы проекты 2017 елның 24 маенда Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында хупланды.
Аннан алда 2016 елның 3 июлендә 277нче ФЗ Федераль закон белән «Дәүләт контроле (күзәтчелек) һәм муниципаль контроль уздырганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукын яклау турында» федераль законга СССР һәм РСФСР актлары белән билгеләнгән таләпләр үтәлешенә дәүләт һәм муниципаль контроль органнары уздыруны тыйган үзгәрешләр кертелгән иде.
Шул ук вакытта Хезмәт Кодексының 423нче маддәсе белән Кодекска каршы килмәгән өлештә СССР һәм РСФСР актларын куллану каралган. Шулай итеп, хәзерге вакытта хезмәт законнарын саклау контроле кысасында СССР һәм РСФСР актлары кулланыла. Хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү һәм хезмәткәрләрнең хокукларын һәм гарантияләрен бозуга бәйле башка мәсьәләләр буенча эш бирүчеләрнең закон таләпләрен үтәмәве куркынычына китергән таләпләрне үтәүгә контроль һәм күзәтчелек органнары ягыннан тикшерү чараларының булмавы.
Закон проекты белән СССР һәм РСФСР актлары белән билгеләнгән таләпләр үтәлешенә, хезмәт хокукы нормалары кертелгән хезмәт законнары һәм башка норматив хокукый актлар үтәлешенә дәүләт контроле һәм күзәтчелеге уздырганда күрсәтелгән тыюны билгеләү тәкъдим ителә, ул түбәндәге мәсьәләләр буенча тикшерүләр уздыру очракларына кагылмый:
- эшче һөнәре һәм эшенең бердәм тариф-квалификацион белешмәлегенә, җитәкчеләр, белгечләр һәм хезмәткәрләр вазифаларының бердәм квалификацион белешмәлегенә;
- вакытыннан алда пенсия алуга хокук биргән эш (эшчәнлек) чорын исәпләү кагыйдәләренә һәм картлык буенча вакытыннан алда билгеләнгән страховой пенсия бирүгә ярашлы эшләр, прозиводстволар, һөнәрләр, вазифалар, белгечлекләр һәм учреждениеләр исемлегенә;
- Ерак Себер районнарында һәм аңа тигезләштерелгән урыннарда эш стажы өчен процент надбавкалары һәм хезмәт хакы район коэффициентына, бу районнарда һәм урыннарда эшләгән өчен башка гарантияләргә һәм компенсацияләргә.
Закон проекты 2017 елның 22 маенда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең закон проекты эшчәнлеге буенча Комиссия утырышында хупланды.