Татарстан Республикасы «YAPI-TURKEYBUILD ISTANBUL 2017» Халыкара күргәзмәсендә коллектив экспозиция күрсәтә

2017 елның 26 мае, җомга

Төрек Республикасының   Стамбул шәһәрендә  (TUYAP күргәзмәләр үзәгендә) 2017 елның  23еннән  27 майга кадәр   YAPI-TURKEYBUILD ISTANBUL 2017 төзелеш материаллары һәм технологияләре 40нчы Халыкара күргәзмәсе була.

YAPI-TURKEYBUILD ISTANBUL 2017 күргәмәсендә продукциянең бай ассортименты күрсәтелә:

- Җылылык изоляциясе, лак-буяу материаллары, төзелеш химиясе

- Стена блоклары, фасадлар, түбә,тәрәзә, капка

- Ишекләр һәм бикләр

- Күтәртү механизмнары, лифтлар, эскалаторлар

- Электр җиһазы, ут- һәм электротехник продукция

- Төзелеш җиһазлары, техника һәм инструментлар.

YAPI-TURKEYBUILD ISTANBUL 2017 – Төрек Республикасында иң зур төзелеш һәм бизәү материаллары күргәзмәсе, ул иң зур төзелеш һәм интерьер  5ТОП  дөнья күргәзмәсенә керә.

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлеген яклау фонды » НО республиканың экспортка юнәлтелгән  кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярминкәдә катнашуны оештырды. Татарстанның  коллектив экспозициясен «Инновацион технологияләр» ЧҖҖ, «VIBROcor» ҖҖ, «СтройИзоляция» ЧҖҖ, «Основа» ЧҖҖ күрсәтә.

 Татарста Республикасы экспортны яклау үзәге кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына төрле форматтагы Халыкара күргәзмәләрдә катнашуын оештыра, эшмәкәрләргә үз продукцияләрен чит ил базарларына чыгарырга  тәкъдим итә һәм потенциаль партнерлар эзләүдә булыша. ТР экспортны яклау үзәге хезмәтләре турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сайтта алырга була http://export-rt.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International