Артём Здунов Татарстан Республикасы Административ советның һәм Сәүдә-сәнәгать палатасы Идарәсенең киңәйтелгән утырышында катнашты

2017 елның 26 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы  Сәүдә-сәнәгать палатасында   Административ Советның һәм  ТР ТПП Идарәсенең киңәйтелгән утырышы булды.

Чара барышында Татарстан Республикасының эшлекле климатын һәм инвестицион җәлеп итүчәнлеген яхшырту мәсьәләләре,  автомобиль йөген ташу,  фермерларның  җирдән файдалануы һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы шәхси ярдәмчел хуҗалыклары өлкәләре үсеше перспективалары, җирле товар җитештерүчеләрне яклау, 2016 ел өчен ТР ТПП сметасының факттагы үтәлеше каралды.

Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов катнашты. Үзенең чыгышында  ул республиканың бизнес-тирәлеген саклауда һәм үстерүдә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының мөһим роль уйнавын ассызыклады. Шулай ук  министр бүген  Россия эшмәкәрлеге  Көнен билгеләү уңаеннан катнашучыларга котлауларын җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International