Хөрмәтле эшмәкәрләр! Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне бәйрәм – Бөтенроссия эшмәкәрләр көне белән котлыйм!
Бу көнне сезнең икътисад үсешенә, эшлекле климат төзүгә, республикада социаль тотрыклылык булдыруга керткән өлешегезгә аерым игътибар итәм.
Бу зур талант һәм берүк вакытта зур хезмәт, лаеклы хөрмәт һәм ярдәм: сез яңа эш урыннары булдырасыз, халыкны кирәкле товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итәсез, һәм, соңгы исәптә, Татарстанның конкурентлылыгын арттырасыз.
Безнең бердәм эшнең киләчәктә дә Татарстанның конкурентлылыгын арттыруга китерәчәгенә һәм республика икътисады үсешенә өстәмә импульс бирәчәгенә ышанам.
Сезгә уңышлар, кыенлыкларны җиңүегезне, үсешнең яңа дәрәҗәсенә чыгуыгызны, идеяләрегезнең, проектларыгызның һәм башлангычларыгызның тормышка ашуын телим. Бөтен уйларыгыз тормышка ашсын, бизнесыгыз тотрыклы булсын һәм чәчәк атсын!