Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллективының лаеклы ялда булган хезмәттәшләре белән Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итү алдыннан очрашуы әйбәт традициягә әйләнде.
Очрашуда ветераннарны Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов сәламләде. Ул кунакларны Бөек Җиңү көне белән котлап, сугыштан соңгы җимерекләрдән соң ил икътисадын күтәрүгә өлеш кертүчеләрнең хезмәтен билгеләде. Министр юбилярларны аерым котлады һәм аларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Аннан соң кунаклар игътибарына Татарстанның иҗат коллективлары катнашында концерт программасы тәкъдим ителде.
Сәламәтлеге торышы буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына килә алмаган ветераннар да игътибарсыз калдырылмады. Министрлык хезмәткәрләре аларны өйләренә барып котлады.
Тантаналы чарадан соң очрашу министрлык ашханәсендә бәйрәм табыны янында дәвам итте.
Ветераннар мондый җылы һәм күңелле кабул итүгә рәхмәтләрен җиткерде. Министрга һәм министрлык коллективына тирән хөрмәт белдерелде.