Иннополиста «Сәнәгать Россиясендә санлы индустрия – 2017» конференциясе була

2017 елның 5 мае, җомга

2017 елның 24еннән  26 маена кадәр Иннополиста «Россия сәнәгате санлы индустрия – 2017» конференциясе планлаштырыла.

ЦИПР конференциясе – сәнәгать вәкилләре, информацион технологияләр өлкәсе, телеком профессионаллары,  венчур инвесторлары һәм  дәүләт инвесторларының санлы икътисади үсеше, чималсыз экспорт һәм  кибериминлек белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча диалогы өчен өлкәара мәйданчык.

Конференция кысасында информацион һәм кибериминлек үсеше, әйберләр интернеты һәм шулай ук глобаль югары технологик  компанияләр төзү яңа инструментлары мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләр уздыру планлаштырыла. Конференция беренче чиратта санлы икътисад повесткасын ясаучы илкүләм инициативасында катнашучылар ихтыяҗларын синхронлаштыру мәйданчыгы да булып тора.

Конференция чараларында сәнәгать сәясәтен билгеләүче зур дәүләт эшлеклеләре катнашуы көтелә: Президент киңәшчесе Андрей Белоусов, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, икътисади үсеш министры Максим Орешкин, Ростех дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов.

 Конференциянең эш программасы белән җентекләбрәк түбәндәге сайтта танышырга була: https://goo.gl/0l1Mec

 Конференциядә катнашу бушлай, аның өчен түбәндәге сайтта якынча теркәлергә кирәк: https://goo.gl/fOSIHm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International