2017 елның 11 маенда Уфада (Башкортостан Республикасы) «Россия регионнары: яңа үсеш нокталары» Петербург Халыкара икътисади форумының күчмә сессиясе була.
Дискуссиянең төп темасы булып Россия регионнары икътисадының реаль секторына инвестицияләр җәлеп итү, аларның зур Халыкара чаралар кысасында, шул исәптән Хөкүмәт дәрәҗәсендә инвестицион күзаллау тора.
Болардан тыш, чара кысасында Россия экспорт үзәге брифинг-сессиясе була һәм аның барышында тышкы базарларда Россия продукциясен алга җибәрүгә ярдәм, экспортны финанс яклавы инструментлары һәм шулай ук Россия экспорт үзәгенең «бер тәрәзә» форматында эшләү принцибы мәсьәләләре каралачак.
Сессиянең теркәлү һәм программасы турында тулырак мәгълүматны Петербург Халыкара икътисади форумы сылтамасыннан алырга була.