Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов план органнары ветеранында булды

2017 елның 5 мае, җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов министрлык ветераны –  тыл хезмәтчәне Ярцева Тамара Владимировна янында булды . Тамара Владимировна план органында 21 ел эшләп, элек гомуми бүлек белгече – библиотекарь булып эшләгән.

Артём Здунов ветеранны якынлашып килә торган  Җиңү бәйрәме белән котлап, аңа сәламәтлек , озын гомер теләде һәм   Тамара Владимировнага истәлекле бүләкләр тапшырды.

Министрны  Татарстан Республикасы министрлыгының эшләр управляющие  Рәис Шәрәфетдинов һәм  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының ветераннар советы рәисе Людмила Голицына озатып йөрде.

Очрашу чәй табыны янында формаль булмаган  обстановкада барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International