Казанда «Киләчәккә караш» кече һәм урта эшмәкәрлек форумы кысасында «Export ME» конференциясе була

2017 елның 28 апреле, җомга

2017 елның 23-25 сентябрендә «Киләчәккә караш» эшмәкәрлекне үстерү ел саен уздырыла торган экспортка юнәлтелгән кече һәм урта шмәкәрлек субьектлары үсешенә һәм яклауга багышланган «Export ME» конференциясе була, ул Казан шәһәренең  Корстон ГТРКсында уза.  Конференциянең оештыручылары – Татарстан Республикасы Икьтисад министрлыгы,  «Россия экспорт үзәге» АҖ, « Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО һәм и Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге.

Конференциянең төп темалары булып МСПның экспортка юнәлтелгән субьектларын үстерү һәм яклау инструментлары торачак. Шулай ук Россия Федерациясе экспортерлары каршында торган  экспорт шчәнлегенә бәйле чикләрне җиңү юллары һәм ысуллары актив каралачак.

Форум кысасында экспортка бәйле чаралар үткәрү планлаштырыла:

 «экспорт мөмкинлекләре. E-commerce.» Түгәрәк өстәле- панель сессия барышында  Россия  Федерациясе Икьтисади үсеш министрлыгы, Татарстан Республикасы икьтисад министрлыгы, РЭЦ АҖ вәкилләре чыгышлары булачак .

«World Ideas’ LAB» ачык диалогы- илләр түгәрәк өстәлләре: Казахстан, Кытай, Төркмәнстан, Төркия, Германия, Венгрия, Белоруссия, Тунис, Иран һәм башкалар. Татарстан Республикасы B2B  компанияләре  һәм Россия регионнарының чит ил партнерлары белән очрашулары. Art&Export күргәзмәсе-  Татарстан Республикасы экспорт потенциалы предприятиеләре күргәзмә экспозициясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International