Артём Здунов Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фондының попечительләр советы утырышында катнашты

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Иннополиста Татарстан Республикасы  Инвестицион-венчур фондының Попечительләр  советы утырышы булды. Чара  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. 

Эштә  Россия Федерациясе Президенты Ярдәмчесе  Андрей Фурсенко, статс-секретарь -  Россия Федерациясе икътисади үсеш министры урынбасары Олег Фомичев, «Россия венчур компаниясе» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Александр Повалко, фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формалары үсешенә ярдәм итү Фондының Күзәтү советы рәисе Иван Бортник, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Татарстан Республикасы.финанслар министры Радик Гайзатуллин һәм башкалар катнашты. 

Утырыш барышында катнашучылар инновация өлкәсендә  Республика Стратегиясе-2030 төп юнәлешләре үсеше, ВУЗларда укучыларга ярдәм итү һәм шулай ук 2020 елга кадәр   Россия венчур компаниясенең үз Стратегиясе үсеше кебек мәсьәләләрне карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International