Бүген Россия венчур форумы кысасында инновацияләргә ярдәм Фонды генераль директоры киңәшчесе Иван Бортник һәм Статс-секретарь - Россия Федерациясе икътисади үсеш министры урынбасары Олег Фомичев Казанның Халыкара мәктәбендә булды. Кунакларны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов озатып йөрде.
Халыкара мәктәптә кунакларга экскурсия оештырылып, аның барышында алар укыту принциплары белән танышты, уку сыйныфларын, спортзалны һәм шулай ук җәмәгать пространствосын карады. Халыкара мәктәпне караганда кунакларны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов озатып йөрде.
Казанның Халыкара мәктәбе Татарстан Республикасы икътисади үсеше драйверы һәм аның башкаласы буларак төзелеп, Татарстан Республикасының бөтен мәгариф системасы флагманы булып тора. Мәктәп балаларның тулаем үсеше һәм физик пространство өчен заманча Халыкара белем технологияләре, стандарт булмаган карарлар куллану үрнәге булып тора.
Бүгенге көндә Казанның Халыкара мәктәбендә ике башлангыч мәктәп бинасы эшли. 2016 елның 1сентябреннән мәктәп 6 — 9 сыйныф укучылары өчен дә үзенең ишекләрен ачты. МШК International Baccalaureate Халыкара белем программасы буенча эш алып бара һәм 5тән алып 11яшькә кадәр балалар өчен the Primary Years Programme буенча, 12дән 15 яшькә кадәр the Middle Years Programme буенча һәм 16дан алып 18 яшькә кадәр the Diploma Programme программасы буенча аккредитация алырга планлаштыра.