Татарстан Республикасында социаль проектларны гамәлгә ашыра торган коммерция булмаган оешмалар игътибарына!

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

 Конкурста катнашу өчен гаризаларны Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 2017 елның 30 мартыннан 24 апрельгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул итә: 420044, Казан шәһ. Волгоградская ур., 47нче йорт, контакт телефоннары: (843) 557-21-47, 557-21-21, 557-20-99.

Конкурста катнашуга Конкурс игълан ителгән көнгә кадәр бер елдан да ким булмаган вакытта эшчәнлек алып барган коммерция булмаган оешмалар  (алда – НКО) кертелә. Конкурста  сәяси партияләр һәм хәрәкәтләр формасындагы НКОлар, профессиональ союзлар, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр, шулай ук юкка чыгарылу яисә реорганизацияләү турында карар кабул ителгән НКОлар катнаша алмый.

Конкурс турында тагын да җентеклерәк мәгълүмат Министрлык  www.mtsz.tatarstan.ru сайтының  «Конкурслар»  бүлегендә   http://mtsz.tatarstan.ru/rus/2017-god-1871597.htm. сылтамасы буенча урнаштырылган.

Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы  билгеләнгән республика конкурсында катнашуда НКОлар өчен  традицион  информацион-методик семинар уздыра.

Семинарны алып бара: Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль сәясәт һәм хәйриячелек эшчәнлеге комиссиясе рәисе Татьяна Ивановна Леонтьева

Семинарны уздыру урыны һәм вакыты: 14 апрельдә 13 сәгатьтә, Казан шәһ., Батурин ур., 7, 137нче бүлмә

Барлык НКО вәкилләрен әлеге чарада катнашырга чакырабыз, сез Dmitriy.Kamenskiy@tatar.ru эл.почтасы буенча теркәлә аласыз, моның өчен  «семинарга» хаты темасын керергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International