Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров рәислегендә «Кабул иткән оешмаларның мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль иминият түләүләре һәм хезмәт хакы түләү буенча бурычларын каплау буенча финанс-икътисади торышы һәм чаралары турында» мәсьәләсенә карата социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республиканың өч яклы комиссиясендә хезмәткә түләү,табышлар һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе Координацион советының Х киңәшмәсе булды.
Координацион совет эшендә Татарстан Республикасы министрлыклары, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча дәүләт статистикасы Федераль хезмәте территориаль органы, шулай ук профсоюз берләшмәләре вәкилләре һәм республика эш бирүчеләре катнашты.
Координацион совет киңәшмәсендә муниципаль берәмлекләрнең ярашлы яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм табышларны легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссия рәисләре һәм предприятиеләр җитәкчеләре катнашында Казан шәһәрендә, Биектау, Апас, Азнакай һәм Теләче районнарында авыл хуҗалыгы һәм төзелеш өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы бурычлы җиде предприятиенең хезмәт хакы, страховой взнос һәм салым түләүләре буенча бурычларын каплау мәсьәләсе каралды.
Координацион совет чыгарган нәтиҗәләр буенча агымдагы түләүләр буенча кайбер предприятиеләрне Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм территориаль ведомствоара комиссияләр контролендә калдыру турында карар кабул ителде.
Берүк вакытта оешмалар җитәкчеләренә НДФЛ, мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль страхование буенча түләүләр, хезмәт хакы буенча бурычларны каплау буенча чараларын күрү тәкъдим ителде.