«Интеллектуаль милек базары аша инновацион үсеш» IX Халыкара Форумы Мәскәүдә була

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

2017 елның 07 апрелендә Мәскәүдә (Г.В. Плеханов исемендәге РЭУ)  «Интеллектуаль милек базары  аша инновацион үсеш» IX Халыкара Форумы була.

Форум ООН эгидасы астында интеллектуаль милек Халыкара көне кысасында уздырыла, ун ел инде  ул Россия өчен дә, шулай ук ЕАЭС һәм БДБ илләре өчен дә интеллектуаль милек өлкәсендә үзәк чара булып тора.

Халыкара Форумда катнашу – бу интеллектуаль милек базары аша  илкүләм һәм  региональ инновацион система үсешенә һәм   квалификацияле инновация кадрлары әзерләүгә үз өлешеңне кертү буенча уникаль мөмкинлек. Форум яшәп килгән эшлекле элемтәләрне үстерү, яңа партнерлар табу һәм Россиядә һәм чит илләрдә үзара файдалы инвестицияләр кертү мөмкинлеген бирә. Катнашучылар власть органнары, эшлекле берләшмәләр вәкилләре һәм  интеллектуаль милек һәм инновацияләр өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар белән очраша, аларга үз тәкъдимнәрен һәм киңәшләрен җиткерү мөмкинлеге алачак.

IX Халыкара Форум программасына пленар һәм секция киңәшмәләре кертелгән, алар кысасында түбәндәге төп темалар каралачак:

• «Россия Федерациясендә, ЕАЭС һәм СНЕда 2016 елда интеллектуаль милекне хокукый саклау, куллану һәм яклау торышы турында» илкүләм докладны тәкъдир итү;

• Интеллектуаль милекнең Евразия базары: проблемалар һәм перспективалар;

• Интеллектуаль милекнең өлкә һәм корпоратив базары, шул исәптән ОПКда;

• Интеллектуаль милекнең региональ базары;

• НИОКРда коррупциягә каршы тору проблемалары һәм аларны хәл итү практикасы;

• Кредит оешмасында, фонд базарында һәм страхование куркынычы булганда интеллектуаль милек белән идарә итү;

• Интеллектуаль милекне коммерциализацияләүгә салым салу;

• Интеллектуаль милекне намуссыз конкуренциядән һәм контрафакттан саклау;

• Интеллектуаль милек базары өчен кадрлар.

Халыкара Форум ел саен уздырыла һәм җитәкчеләрдә, әйдәп баручы белгечләрдә һәм интеллектуаль милек өлкәсендә экспертларда зур кызыксыну уята. Алдагы форумнар документлары һәм  материаллар җыентыклары, шулай ук чираттагы форум программасы проекты Форум Дирекциясе сайтында урнаштырылган: www.rniiis.ru.

Форумда үзеңә катнашу, шулай ук мәгариф, фәнни оешмалар, корпорацияләр һәм  предприятиеләр, Россия регионнарыннан власть органнары вәкилләренең видеоконференция, шулай ук онлайн-трансляция режимында Форум оештыручылар сайтында катнашуы каралган (www.rea.ru).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International