Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 20 мартындагы 315нче карарына ярашлы рәвештә, кайбер положениеләрдән кала, казначейство контроленнән соң гына закупка турында мәгълүматлар өлкәсендә Бердәм информация системасында (ЕИС) урнаштыруны караган Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Федераль законның 99нчы маддәсенең 5нче өлешендә каралган «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» 2015 елның 12 декабрендәге 1367нче карары гамәлдән чыгарыла (1367нче Карар).
Әлеге карар федераль ихтыяҗлар өчен закупкалар ясаган заказчыларга гына 2018 елның 1 гыйнварына кадәр, ә башка заказчылар өчен 2019 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.
Шуны өстибез, Хөкүмәт 1367нче Карарга казначейство контроленә кагылышлы тагын берничә үзгәреш кертте. Мәсәлән, хәзер казначейство контроле махсуслаштырылган оешмалар һәм ЕИСта контроль объектларын ясаган һәм урнаштырган бердәм конкурслар һәм аукционнар оештыручыларына да ясалачак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында эшчәнлекләре закупкаларны камилләштерүгә юнәлтелгән оешмалар да бар. Шундый оешмаларның берсе булып кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының закупкаларда катнашуын тәэмин итү өлкәсендә үтәкүренмәлелек булдыруда күп санлы ресурслар, аерым алганда mzio.zakazrf.ru, old.zakazrf.ru, «4 чыгым» системасына, sale.zakazrf.ru, smb.tattis.ru порталына электрон мәйданчыклар оештырган «Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм регионара элемтәләр агентлыгы» дәүләт унитар предприятиесе тора.
Барлык ресурслар белән җентекләбрәк agzrt.ru сайтында танышырга була