Республика эшмәкәрләрен «Гомельдә яз» XVIII Халыкара күргәзмә-ярминкәгә чакыралар

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО  Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен  2017 елның 19 маенда Беларусь Республикасының Гомель шәһәрендә узачак  XIV Гомель икътисади форумына чакыра.

Уздырылган еллар эчендә Форум сәүдә-икътисади үсеш, инвестицион аралашу, регионара элемтә һәм хезмәттәшлекне киңәйтү өлкәсендә  мөһим чарага әйләнде. 2016 елда чараларда 28 илдән 300 чит ил эшлекле вәкиле катнашты. Форумда традицион катнашуны Беларусь Республикасы хөкүмәт структуралары башкара.

 Форум чараларына « Гомельдә яз» XVIII Халыкара күргәзмә-ярминкәсен уздыру кертелгән  ( 2017 елның 17-20 маенда), бу Гомель өлкәсе икътисади потенциалын өйрәнү, партнерлар эзләү һәм үзара файдалы контрактлар төзү өчен эффектив мәйданчык булып тора.

Күргәзмә һәм  Форум, шулай ук катнашу чаралары турында җентекле мәгълүматны чараны оештыручылардан ачыкларга була: (+375 232) 754720, 754721, 703490, 754723; e-mail: ves@gomel-region.byec-ved@oblispolkom-gomel.by. Әлеге чаралар буенча өстәмә мәгълүмат якындагы вакытта Гомель өлкәсе башкарма комитеты сайтына урнаштырылачак:  www.gomel-forum.by и www.gomel-region.by.

 Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге кече һәм урта эшмәкәрлек  субъектларының төрле форматтагы Халыкара күргәзмәләрдә катнашуын оештыра, эшмәкәрләргә үз продукцияләрен чит ил базарларында күрсәтүне тәкъдим итә һәм  потенциаль партнерлар эзләүдә ярдәм күрсәтә. ТР экспортны яклау Үзәге хезмәтләре турында тагын да җентекле мәгълүматны түбәндәге сайттан алырга булла: http://export-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International