МСП Корпорациясе эшмәкәрләрнең 223-ФЗ Законы буенча сатып алуларда катнашуы турында онлайн-сораштыру уздыра

2017 елның 24 марты, җомга

«Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча Федераль корпорация» акционерлык җәмгыяте  сертификация узганда килеп чыккан проблемаларны өйрәнүгә юнәлтелгән эшмәкәрләргә онлайн-сораштыру уздыра.  

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын тикшерү кысасында 2001 елның 18 июлендәге  «Юридик затларның товарлар, эшләр, хезмәтләрнең аерым төрләрен сатып алуы турында» 223-ФЗ Федераль закон белән көйләнгән заказчылар сатып алуларында катнашуга һәм сертификация узганда төп проблемаларны бәяләүгә кагылган сорауларга җавап бирүне сорыйлар. 

Сораштыру нәтиҗәләре буенча сатып алу эшчәнлеге турында гамәлдәге законнарга ярашлы үзгәрешләр кертү өчен тәкъдимнәр ясалачак.

Сораштыру формасы «МСП» Корпорациясе» АҖнең рәсми сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International