Яр Чаллыга эшлекле визит белән Псков өлкәсе делегациясе килде

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

22 мартта Яр Чаллыда инвестиция үсеше Агентлыгы генераль директоры урынбасары Костримусов Игорь Михайлович җитәкчелегендә Псков өлкәсе делегациясе булды .

Бер көнлек программа барышында Яр Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Кропотова Наталия Анатольевна белән очрашу булды. Ул шәһәрдә гамәлдә булган инвесторлар өчен яшәп килгән шартлар, алдан баручы социаль-икътисади үсеш территориясе режимы  преференцияләре турында җентекләп сөйләде. Моношәһәрләр үсеше сәясәтен гамәлгә ашыруда катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Шулай ук Кама инновацион территориаль-производство кластеры, Татарстан Республикасы Кама  кластер үсеше һәм машиналар төзү үзәге вәкилләре белән очрашу булды, анда мөмкин булган аралашу мәсьәләләре каралды. Аерым игътибар үзара заказлар һәм регионнар предприятиеләре поставкаларын  алу өлешендә, аерым алганда  innokam.pro.кооперация порталы аша кооперация үсешенә биреләчәк.

Визит кысасында «Автожгуткомплект» ЧҖҖ һәм «Яр Чаллы кран заводы»ААҖ предприятиеләрендә очрашулар булды, соңгысы белән Псков өлкәсе предприятиесен краннар белән тәэмин итү мөмкинлеге турында якынча килешүгә ирешелде.

Чара нәтиҗәләре буенча яклар очрашу беркетмәсен төзергә килештеләр. Псков өлкәсе вәкилләре тагын киңәйтелгән составта кабат бирегә килү буенча кызыксынуларын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International