Россия һәм Кытай бизнес-миссияләре социаль-икътисади хезмәттәшлек үсеше мәсьәләләрен карады

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Бүген   ИТ-парк мәйданында  якларның икътисади үсеше аспектлары каралган Евразия икътисади союзы һәм Яңа ефәк юлы проектларын алга җибәрү эшендә региональ хезмәттәшлеккә багышланган  «Бердәм Россия» Партиясе – Кытай коммунистлар партиясе» эшлекле Форумы булды. 

Чарада  «Бердәм Россия» Партиясе Югары Советы Рәисе   Борис Грызлов, партиянең Генераль Советы секретаре урынбасары Сергей Железняк, Дәүләт Советы Рәисе,   «Бердәм Россия» ВПП ТРО Сәяси Советы Сәркатибе,  Кытай Коммунистлар партиясе ҮК Халыкара бүлеге мөдире СунТао катнашты.

 Форум ачылу тантанасына кадәр кунакларга Татарстанның  инвестиция потенциалын тәкъдир иттеләр. Россия һәм Кытай  компанияләре социаль-икътисади хезмәттәшлек  үсеше, сәүдә структураларын оптимизацияләү, үзара инвесторлаштыруны гадиләштерү, шулай ук производство кооперациясе үсеше мәсьәләләре каралды. Форум эшендә шулай ук Россия регионнары вәкилләре, аерым алганда,  Кабардин-Балкар республикасы, Пермь өлкәсе, Ямало-Ненецк Автоном Округы, Свердловск, Чиләбе һәм Төмән өлкәсе югары җитәкчелеге һәм чиновниклары катнашты.

Форумда катнашучыларны котлап, Борис Грызлов Россия һәм Кытай арасында мөнәсәбәтләр ныгуын ассызыклады. Бүген бу бөтен дөнья сәяси һәм икътисади тәртибе Халыкара мөнәсәбәтләренең мөһим факторы булып тора.

«Россиягә каршы кертелгән санкцияләр аның Көнбатыш белән мөнәсәбәтләрен катлауландырды. Шуңа бәйле рәвештә «санкцияләр генә Россияне Көнчыгышка йөз белән борылырга мәҗбүр итте» дип раслау бик үк дөрес түгел. Кытай  Россиянең мөһим партнеры булды һәм булып калачак, – диде  «Бердәм Россия» Партиясе Югары Советы Рәисе  Форум кунакларына мөрәҗәгать итеп. – Безнең илләр арасында тыгыз элемтә зур һәм кече бурычларны бергә хәл итәргә кирәклеген аңлауга нигезләнгән».

Борис Грызлов сүзләренә караганда, Россия өчен АКШ һәм Европа белән гади булмаган мөнәсәбәтләрдә ООН иминлек Советының даими әгъзасы буларак Кытайның ярдәме бик мөһим. Кытайның  ШОС һәм БРИКС  оешмаларында катнашуы күп полярлы дөнья төзү  тенденциясен көчәйтә.

«Кытай башка илләрнең эчке эшләренә тыгылмый һәм шикле репутацияле оешмаларны финансламый. Без Халыкара  хокук югарылыгы дөнья сәясәте өчен юнәлеш булуын онытмыйча, глобаль проблемаларны бергә хәл итү юлларын эзлибез. Якынлашу булырга мөмкин һәм ул икътисади һәм сәяси ихтыяҗлар уртаклыгына гына түгел, ә безнең халыкларның мәдәни кыйммәтләренә  дә нигезләнә», – диде Борис Грызлов, «Бердәм Россия» һәм  Кытай коммунистлар партиясенең КНР җәмәгать фәннәре Академиясе һәм Россия фәннәр Академиясе арасында хезмәттәшлекне киңәйтү юлы белән җәмәгать фәннәре өлкәсендә элемтә урнаштыра алачакларына ышаныч белдереп.

«Бердәм Россия» Партиясенең Югары Советы Рәисе үзенең чыгышында билгеләгәнчә,  Россия һәм Кытайның үзара элемтәсе нәтиҗәсе бүген чынбарлыктагы хезмәттәшлек программаларын практикада гамәлгә ашыру дәрәҗәсенә бәйле.

Борис Грызлов Россиядә «Мәскәү – Казан» магистраленең  мөһим өлеше  булган «Мәскәү – Пекин» югары тизлектәге тимер юл йөрү проектын гамәлгә ашыру турында җентекләп сөйләде. Инвесторы һәм төзелештә катнашучысы булып шул исәптән Кытай да тора.

«Евразия икътисади союзы һәм Яңа ефәк юл проектларын алга җибәрү  – Европа һәм Азия базарларын товар белн тәэмин итүгә ярдәм итә торган транспорт-логистика инициативасы гына түгел. Бу  Россия регионнарын һәм Үзәк Азия илләрен тиз арада үстерүнең тулы комплексы, ә Кытай өчен   – кайбер  провинцияләрне тиз арада үстерү ысулы», – дип йомгак ясады Борис Грызлов.

Үзенең җавап сүзендә  СунТао Евразия икътисади   союзы һәм Яңа ефәк юл проектларын дөнья базарында бәяләрнең түбән үсешенә реакциясе буенча Россия өчен мөһим инициатива буларак бәяләде.

«Россия Президенты  Владимир Путин 2016 елның июнендә Кытайга визиты барышында КНР рәисе  Си Цзиньпинь белән төрле өлкәләрдә юнәлеш алган  зур Евразия партнерлыгын булдыру турында килешүгә иреште.  Кытай һәм Россиянең бердәм тырышлыгы дөнья икътисадын торгызу өчен яңа этәргеч булачак», – диде Кытай Коммунистлар партиясе ҮК Халыкара бүлеге мөдире.

Чара барышында Россия һәм Кытай делегациясе вәкилләре төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча чыгыш ясады.

 Форум эшен тәмамлап, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанга делегация составында бизнес вәкилләре килүенең мөһимлеген һәм алар белән өстәмә эшлекле элемтә урнаштырылуын билгеләде. «Без бер-беребезгә мөмкинлекләребез турында ачыктан-ачык сөйләдек. Яңа көч һәм энергия белән бер-беребезгә һәм билгеләнгән максатларга таба бара башларбыз дип өметләнәм», – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Чараның йомгаклау өлешендә ике яклы килешүләргә һәм аралашу проектларына кул куелды. Аерым алганда, 100% Россия  инвестицияләре белән беренче Кытай сәүдә электрон платформасы төзү турында. Очрашу нәтиҗәләре буенча шулай ук Россия-Кытай регионара хезмәттәшлек үсеше Фонды төзеләчәк. Болардан тыш,   Пекинда Россия-Кытай мәдәни-эшлекле үзәге һәм   «Гохэ» бердәм иминият компаниясе учреждениесен төзү турында документларга кул куелды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International