« Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НОның Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә 2017 елның 24еннән 26 мартка кадәр «Ялта - Интурист» Кунакханә комплексында ( Крым Республикасы, Ялта шәһ., Дражинский ур., 50) Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Крым Республикасы Сәнәгать министрлыгы ярдәмендә «РестоОтельМаркет» отелен, ресторан бизнесын һәм сәүдәне комплекслы җиһазландыру VI махсус конкурсы үткәрелүе турында хәбәр итә.
«РестоОтельМаркет» күргәзмәсе сәүдә, җәмәгать туклануы һәм санатор-курорт хезмәтләре күрсәтү өлкәсе оешмалары өчен кызыклы булачак. Күргәзмәдә түбәндәне тематик бүлекләр булачак:
• Мебель, декор, HoReCa сегментын яктырту
• Текстиль, махсус киемнәр, урын–җир әйберләре, ашханә кирәк-яраклары, савыт-саба
• Көнкүреш химиясе, химчистка, җыештыру техникасы, санитария-гигиена җиһазлары
• Профессиональ сәүдә автоматлары һәм HoReCa өчен кофекайнаткычлар
• Һава чистарту һәм ароматлаштыру өчен җиһазлар
• Идән каплау материаллары, аларны чистарту
• Спорт һәм уен җиһазлары, уен мәйданчыклары
• Бизәү һәм төзелеш материаллары. Ландшафт дизайны
• Автоматлаштыру, иминлек, телекоммуникация
• Тыгыз бәйләнешле товарлар һәм курорт сегменты хезмәтләре
• Ашамлык товарлары
Күргәзмә якындагы чорда дәүләт өчен өстенлекле булган импортны алмаштыру программасын гамәлгә ашыру, конкурентлыкны һәм икътисадның төрле өлкәләренә инвестицияләр җәлеп итү, шулай ук товар җитештерүчеләр һәм сәүдә вәкилләре арасында туры элемтә булдыру, җитештерү технологияләре һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максатыннан үткәрелә. Чаралар кысасында власть, җәмәгать оешмалары вәкилләре, товар җитештерүчеләр һәм сәүдә субъектлары белән «түгәрәк өстәлләр» форматында өлкә үсеше актуаль мәсьәләләрен карау планлаштырыла.
Күргәзмә турында җентекле мәгълүматны, шулай ук катнашу шартлары турында чараны оештыручы - «ЭКСПОКРЫМ» компанияләре төркеменнән белергә була, тел. +7 (978) 900-90-90, e-meil:info@expocrimea.com, рәсми сайты: www.expocrimea.com.