Ел саен Россия Федерациясендә «Югары социаль нәтиҗәлелек Россия оешмасы» (алда – Конкурс) Бөтенроссия конкурсы уздырыла. Конкурсның төп бурычы – социаль бурычларны хәл иткәндә югары социаль нәтиҗәгә ирешкән оешмаларны ачыклау, аларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү.
2017 елда Конкурс 12 номинация буенча уздырыла:
-Производство өлкәсе оешмаларында эш урыннары булдырган һәм үстергән өчен;
-Производство булмаган өлкә оешмаларында эш урыннары булдырган һәм үстергән өчен;
- Производство өлкәсе оешмаларында производство травматизмын һәм һөнәри авыруларны киметкән өчен;
-Производство булмаган өлкә оешмаларында производство травматизмын һәм һөнәри авыруларны киметкән өчен;
-Производство өлкәсе оешмаларында кадрлар потенциалын үстергән өчен;
-Производство булмаган өлкә оешмаларында кадрлар потенциалын үстергән өчен;
-Производство өлкәсе оешмаларында сәламәт яшәү рәвеше алып барган өчен;
-Производство булмаган өлкә оешмаларында сәламәт яшәү рәвеше алып барган өчен;
-Производство өлкәсе оешмаларында социаль партнерлыкны үстергән өчен;
-Производство булмаган оешмаларда социаль партнерлыкны үстергән өчен;
-Югары социаль нәтиҗәлелек кече оешмасы;
-Территорияләрдә социаль проблемаларны хәл итү һәм корпоратив хәйриячелекне үстерү.
Конкурсның региональ һәм федераль этапларында катнашу бушлай алып барыла.
Конкурста оештыру-хокукый, милек формаларының һәм икътисади эшчәнлегенең нинди булуына карамастан, Россиянең юридик затлары, шулай ук юридик затлар килешүе буенча төзелгән юридик затлар филиаллары катнаша ала. Конкурста хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын бозган өчен суд карарлары булган оешмалар катнаша алмый.
Конкурста катнашуга гаризаларны ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 2017 елның 15 июненә кадәр кабул итә.
Конкурста катнашу һәм уздыру тәртибе шартлары белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында танышырга була (http://mtsz.tatarstan.ru/rus/informatsiya-o-provedenii-vserossiyskogo-konkursa-1757877.htm).