«Социаль эшмәкәр – 2017» проектлары Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

2017 елның 14 марты, сишәмбе

 «Социаль эшмәкәр — 2017» проектлары Бөтенроссия конкурсын «Безнең киләчәк» региональ социаль программа Фонды уздыра.

Конкурста катнашу өчен шәхси кабинета теркәлергә,  http://konkurs.nb-fund.ru/  сайтында гариза тутырырга һәм  гаризаны Конкурсның Оештыру комитетына җибәрергә кирәк.

Проектларга төп таләпләр:

Проект Россия Федерациясе территориясендә гамәлгә ашырылырга һәм җәмгыятьтә позитив социаль үзгәрешләргә ирешүгә китерә торган булырга тиеш;

Проект гамәлдә булган  социаль проблемаларны хәл итү/йомшартуга, тулаем регионда халыкның яисә социаль яктан якланмаган һәм үз мөмкинлекләрен үстерүдә ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең  яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән булырга тиеш;

Проектның  социаль проблемаларны хәл итүгә яңалык керткән яисә патент белән расланган инновация төзүчесе булырга тиеш;

Проектның РФнең башка регионнарында тиражлана алган потенциалы булырга тиеш;

Конкурс турында кагыйдәнамә

Гаризаларны һәм бизнес-планнарны карау регламентлары:

Җентекле мәгълүматны кайнар линия телефоны буенча алырга була 8 (800) 333-68-78 доб. 1 (шалтыратулар Мәскәү вакыты белән  9.00дән 18.00 сәгатькә кадәр кабул ителә, Россия буенча шалтырату бушлай) яисә  электрон почта  konkurs@nb-fund.ru аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International