Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды»НОсы Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен Дүртенче Россия-Кытай ЭКСПОсында катнашу мөмкинлеге турында хәбәр итә. Дүртенче Россия-Кытай ЭКСПОсы чаралары 2017 елның 15еннән 19 июньгә кадәр Харбин шәһәрендә (КНР) була.
Дүртенче Россия-Кытай ЭКСПОсы оештыручылары булып КНР коммерция министрлыгы, КНРның Хэйлунцзян провинциясе халык хөкүмәте, Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тора.
Россия-Кытай ЭКСПОсында түбәндәге секторлар күрсәтеләчәк:
- Россия павильоны;
- РФ һәм КНР арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлек павильоны;
- Халыкара сектор;
- Сянгам, Аомынь һәм Тайвань секторы;
- Төзелеш материаллары секторы;
- Электромеханик җиһазлар секторы;
- Зур масштаблы техника секторы (бина эчендә түгел);
- Биомассаны комплекслы куллану өчен технология һәм җиһазлар секторы;
- Мәдәни индустрия секторы;
- Авыл хуҗалыгы һәм экологик яктан чиста органик ашамлык продуктлары секторы;
- Мебель секторы.
Күргәзмәдә консолидацияләнгән Россия экспозициясе күрсәтеләчәк. Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге республика эшмәкәрләренә күргәзмәдә һәм чараның эшлекле программасында катнашырга чакыра.
Күргәзмәдә катнашырга теләгән эшмәкәрләрнең 2017 елның 9 мартына кадәр үзләренең карары турында Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенә (843) 524-76-70 тел., яисә tatexport@yandex.ru электрон почтасы аша хәбәр итүләре сорала.
Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге урта һәм кече эшмәкәрлек субъектларының төрле форматтагы Халыкара күргәзмәдә катнашуларын оештыра,эшмәкәрләргә үз продукцияләрен чит ил базарларында күрсәтүне тәкъдим итә һәм потенциаль партнерлар эзләүдә булыша. ТР экспортны яклау үзәге хезмәтләре турында тагын да җентекле мәгълүматны түбәндәге сайтта табарга була: http://export-rt.ru.
Белешмә өчен