Республика эшмәкәрләре «Мебель һәм Интерьер» Халыкара күргәзмәдә катнашырга чакырыла

2017 елның 10 марты, җомга

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО Татарстан Республикасы урта һәм кече эшмәкәрлекнең экспортка юнәлтелгән предприятиеләрен Казахстан Республикасы Алматы шәһәрендә 2017 елның 14еннән 17 июненә кадәр булачак «Мебель һәм Интерьер» XXII Казахстан Халыкара күргәзмәсендә катнашырга чакыра.

Күргәзмә мебель һәм агач эшкәртә торган сәнәгать өлкәсендә алдынгы технологияләр һәм уңышларны десмонстрацияләү, эчке һәм тышкы базарларда үзебезнең ил мебель җитештерүчеләренең позицияләрен ныгытуда ярдәм итү, барлык катнашучылар өчен эшлекле хезмәттәшлек горизонтларын киңәйтү, төрле стильдәге, модификациядәге һәм юнәлештәге мебель, төрле тышлау материалларын, фурнитура һәм соңгы кулланучылар өчен декоратив интерьер элементларын сайлау мөмкинлеге бирү өчен  каралган.

Махсус күргәзмәләр ел саен мебель һәм агач эшкәртә торган сәнәгать төп һөнәри чараларының статусын раслый, тулаем өлкә позициясен ныгытуга тәэсир итә һәм аның катнашучыларына һәм килүчеләргә индустриядә яңа тенденцияләр курсында булырга мөмкинлек бирә, яңа контрактлар төзергә юл ача һәм базарда продукцияне уңышлы алга чыгару шансын арттыра.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасыннан бердәм экспозиция күрсәтеләчәк.  Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге республика эшмәкәрләренә бердәм экспозиция кысасында үз продукцияләрен күргәзмәдә күрсәтергә чакыра.

Урыннар санының чикләнгән булуын исәпкә алып, күргәзмәдә катнашырга теләгән эшмәкәрләрнең 2017 елның 27 мартына кадәр үз карарлары турында Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенә  (843) 524-76-70 тел. яисә электрон почта аша tatexport@yandex.ru.хәбәр итүләре сорала. Хатка күргәзмәдә катнашу өчен каралган  продукциянең белешмәлеген һәм  фотосын беркетергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International