Хөрмәтле Геодезия һәм картография хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия геодезиясе һәм картографиясе хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котларга рөхсәт итегез!
Геодезия һәм картография эшчәнлеге нәтиҗәләре дәүләт иминлегендә, җирләрне нәтиҗәле файдаланганда, файдалы казылмаларны чыгарганда, инженер корылмаларын, биналарны, юлларны проектлаганда һәм төзегәндә, экология, табигатьне саклау һәм башка бик күп сорауларга җавап тапканда мөһим роль уйный.
Геодезия, картография, җир төзүчелек һәм кадастр оешмаларының заман хезмәткәре һөнәре белгечләрдән югары һөнәри осталык, эштә оперативлык, күрсәткечләрнең төгәллеген, заман мәгълүмат технологияләре белән эш осталыгын таләп итә.
Бу истәлекле көндә сезгә ныклы сәламәтлек, муллык һәм киләчәктә Сезнең Татарстан Республикасын чәчәк аттыруга керткән намуслы хезмәтегездә уңышлар теләргә рөхсәт итегез!