Эшмәкәрләр «Сатып алганнан да күбрәк» товар билгесе астында социаль юнәлештәге продукцияне сата алалар

2017 елның 10 марты, җомга

Сатып алганнан да күбрәк» проекты «Безнең киләчәк» Фонды белән «ЛУКОИЛ» ПАҖ берлегендә гамәлгә ашырыла һәм ул социаль бизнес өчен төп проблемаларның берсе – продукцияне сату мәсьәләсен хәл итү өчен 2014 елда эшләтеп җибәрелгән булган.

«Сатып алганнан күбрәк» ‑ бу инвалидларны һәм күп балалы аналарны эшкә урнаштыручы социаль предприятиеләр продукциясенең товар билгесе, сәламәт яшәү рәвешен һәм башкаларны үстерү.

Хәзерге вакытта программа РФ регионнарында 140тан артык сәүдә   комплексын берләштерә.

"Сатып алганнан да күбрәк" ТБның тәэмин итеп торучысы булыр өчен,  td@nb-fund.ru адресы буенча запрос язу да җитә. Потенциаль тәэмин итеп торучыга документлар җибәреләчәк һәм шулар нигезендә товар бәяләнәчәк һәм аннан соң алга җибәреләчәк.

Проектның нигезе‑  ЛУКОЙЛАЗСына илнең төрле регионнарыннан социаль эшмәкәрләр продукциясен сатып алуны тәэмин итү, сатып алучыга үзебезнең илдә җитештерелгән кызыклы һәм сыйфатлы товарлар сатып алу мөмкинлеге бирү. Үз сатып алуы белән ул социаль проблемалар хәл итүче социаль эшмәкәрне яклый.

Проект турында җентекле мәгълүмат:

http://www.nb-fund.ru/news/sotsialnye-predprinimateli-predstavyat-svoyu-produktsiyu-v-stolichnyh-torgovyh-tsentrah.html
http://www.nb-fund.ru/news/konkurs-dlya-sotsialnyh-predprinimateley-bolshe-chem-pokupka-nabiraet-oboroty-priglashaem-k-uchastiyu.html
http://www.nb-fund.ru/news/fond-nashe-buduschee-podpisal-dogovory-s-dvumya-krupneyshimi-setyami-supermarketov.html
http://www.nb-fund.ru/social-entrepreneurship/promotion-actions/bolshe-chem-pokupka.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International