Татарстан Республикасы “KIAE-2017” халыкара күргәзмәсендә бердәм коллектив экспозицияне тәкъдим итте

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

2017 елның 28 февраленнән 2 мартына кадәр Астана шәһәрендә (Казахстан Республикасы) “KIAE-2017” автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү өчен җиһазлар , автокомпонентлар һәм запас частьләр икенче халыкара күргәзмәсе бара.

Күргәзмәдә түбәндәге продуктлар күрсәтелә:

Запас частьләр, автокомпонентлар

Шиннар, дисклар

Автомобиль кузовлары, автомобильне карап тору чаралары

Гараж җиһазлары, сервис

Сервис станцияләре, автомойкалар

Аккумулятор батареяләре

Автоаксессуарлар, тюнинг

Майлар, химия, автокосметика

Коммерция автомобильләре өчен товарлар һәм хезмәтләр

Автомобиль дизайны һәм инжиниринг

“Татарстан Республикасы эшмәкәрлегенә ярдәм фонды” коммерциячел булмаган оешма Татарстан Республикасы экспортка ярдәм үзәге (Экспортка ярдәм үзәге) республика эшмәкәрлегенең экспортка юнәлеше булган кече һәм урта субъектларына ярминкәдә катнашуны оештырды. “Интеграл плюс”, “Трис”, “ЭкоСтудия” , “Арсенал” ширкәтләре, Исмәгыйлев Р.И. һәм РиМиСТ шәхси эшмәкәрләр Татарстанның бердәм коллектив экспозициясен тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International