Сочи шәһәрендә уздырылган Россия Инвестицион Форумының иң әһәмиятле вакыйгасы пленар утырышта "Россия регионнарына капитал салу: региональ сәясәт приоритеты" Россия Федерациясенең Хѳкүмәт Рәисе Дмитрий Медведевның чыгышы булды.
Пленар утырыш кысасында Дмитрий Медведев Россия Федерациясе Хѳкүмәтенең 2017-2025 елларга планнары турында сѳйләде. Бу планнарның тѳп бүлекләре - тотрыклы эшмәкәрлек мохит, тотрыклы хезмәт базары, акыллы икътисадка күчү. Шулай ук чыгышта киредән карау, стандартларны камилләштерү, салым түләү системасын стабильләштерү, перспектив инвесторлар белән актив эшләү, актив рәвештә эшмәкәрлеккә перспектив идеяләр һәм башкалар тәкъдим ителде.
Сочи шәһәрендә уздырылган Россия Инвестицион Форумында Татарстан Республикасы икътисад Министерствосы министр урынбасары Булат Хазиахметов катнашты.