ОЭЗ резидентлары киметелгән салым ставкасын билгеләгән закон кабул ителде

2017 елның 17 феврале, җомга

«Татарстан Республикасының  Татарстан Республикасы  Алабуга районы территориясендә төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы, Татарстан Республикасының Югары Ослан һәм Лаеш муниципаль районнары территориясендә төзелгән «Иннополис» техник-үзләштерү тибындагы  аерым икътисади зоналары резидент оешмалар өчен  оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында» Законның 1нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында  турында» Закон проекты Дәүләт Советы тарафыннан өч укылышта кабул ителде.

Парламент утырышында закон проекты турында доклад белән ТР  финанслар министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады.  Ул әлеге проектның Россия Федерациясе Салым кодексы  положениеләрен Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасының  Татарстан Республикасы  Алабуга районы территориясендә төзелгән сәнәгать-җитештерү тибындагы, Татарстан Республикасының Югары Ослан һәм Лаеш муниципаль районнары территориясендә төзелгән «Иннополис» техник-үзләштерү тибындагы  аерым икътисади зоналары резидент оешмалар өчен  оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында» Законы положениеләре белән яраштыруга китерүен билгеләде.

РФ субъектлары законнары белән билгеләнгән  аерым икътисади зона резидентлары – оешмалар өчен  киметелгән салым ставкасы  күләме законнардагы үзгәрешләргә ярашлы рәвештә  2017-2020 елларда  12,5 проценттан да югары була алмый (РФ Салым кодексының элеккеге гамәлдәге редакциясендә ул 13,5 процент тәшкил итә иде).

Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча Комитет рәисе урынбасары Илдус Касыймов закон проектын яклап чыгыш ясады.

Дәүләт Советы  закон проектын өч укылышта кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International