Тикшерүләрнең бердәм реестрына мәгълүмат кертүгә бәйле хокук бозулар өчен җаваплылыкка тартачаклар

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

«Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 19.6.1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында» Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән шундый федераль закон проекты Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 26 ноябрендәге  2513-р номерлы күрсәтмәсе белән Россия  Федерациясе Дәүләт Думасына карауга кертелде.

Закон проекты тарафыннан тикшерүләрнең бердәм реестрына тикшерүләр турында мәгълүмат керткәндә җибәрелгән хилафлыклар өчен дәүләт контроле (күзәтчелеге) алып бару вәкаләте бирелгән федераль, төбәк башкарма хакимият органнарының, һәм шулай ук  муниципаль контроль функциясен башкаручы җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затларын административ җаваплылыкка тарту күз уңында тотыла.

Тикшерүләрнең бердәм реестрының ачык өлешеннән мәгълүматны түбәндәге сайтта табып була: https://proverki.gov.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International