Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2016 елның гыйнвар – октябрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингы әзерләнде.
2016 елның гыйнвар – октябрь айлары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Түбән Кама (3 урын) муниципаль районнары алдынгы позицияләрне биләп тора.
2016 елның гыйнвар – октябрь айларында иң зур уңай үзгәрешләргә Тәтеш (+6 позиция), Алексеевск, Теләче һәм Чистай (+5шәр позиция) муниципаль районнары иреште.
Рейтинг белән тулырак Икътисад министрлыгы сайтының «Социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм фаразлары» бүлегенең «Территориаль үсеш» бүлекчәсендә танышырга була.