Икътисадый үсеш министрлыгы Шәһәр төзелеше кодексының яңа редакциясенә карата тискәре ҖЙБ әзерләде

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе


Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектына карата җайлау йогынтысын бәяләү турында тискәре бәяләмә бастырды.

Әлеге актны булдыру типлаштырылган проектларга һәм кабат кулланыла торган проектларга бәйле сорауларны җайлауга юнәлдерелгән. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы әлеге бурычларны хәл итүнең кирәклеген һәм Шәһәр төзелеше кодексының (гамәлдәге редакциягә үзгәрешләр кертүче федераль законның) яңа версиясен чыгаруның нигезләнгәнлеген  хуплый Шулай да күп сораулар,  берсен хәл итү икенчесен тудырмас өчен, эшләп бетерүне таләп итә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International