КУЭ субъектларының бердәм реестрын кертү предприятиенең кече һәм урта эшкуарлык субъектына карау-карамавын тиз арада билгеләргә, һәм шулай ук төбәктәге барлык кече һәм урта эшкуарлык субъектлары турында тулы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк.
Үзгәрешләр «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль законга кертелде. Бердәм реестр турындагы законның яңа нигезләмәләре 2016 елның 1 июленнән үз көченә керәчәк.
Закон реестрга кертелгән мәгълүмат составын, һәм шулай ук аны формалаштыру тәртибен билгели. Реестрны Россия Федераль салым хезмәте алып бара.