223-ФЗ номерлы Закон буенча сатып алулар: исемлектәге үзебездә җитештерелгән товарлар өстенлекле булырга мөмкин

2016 елның 22 гыйнвары, җомга


Хәзерге вакытта дәүләт һәм муниципаль заказ өлкәсендә илебез товар җитештерүчеләренә ярдәм гамәлгә ашырыла. Шул ук вакытта сатып алу эшчәнлекләре «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алулар турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре белән көйләнә торган дәүләт катнашындагы компанияләр һәм башка затлар сатып алулары вакытында  Россия товар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) җитештерүчеләре мондый ярдәмгә ия түгел.

Әлеге проблеманы хәл итү өчен, «Чит дәүләтләрдә җитештерлә торган товарлар, чит ил затлары тарафыннан башкарыла, күрсәтелә  торган эшләр, хезмәт күрсәтүләр каршында Россиядә җитештерелә торган товарларның, Россия затлары тарафыннан башкарыла, күрсәтелә торган эшләрнең, хезмәт күрсәтүләрнең өстенлеге турында» Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты әзерләнә. Ул  юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу вакытында Россиядә җитештерелә торган товарларның, Россия затлары тарафыннан башкарыла, күрсәтелә торган эшләр, хезмәт күрсәтүләрнең өстенлеген билгеләүгә юнәлдерелгән.

Проектның паспорты белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://regulation.gov.ru/projects/List/AdvancedSearch#npa=44889.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International