Тормыш циклы контрактларын төзү өчен нигез булып торган очраклар исемлеге киңәйтелде

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе


Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  2015 елның 29 декабрендәге 1480нче карары белән тормыш циклы контрактларын (ТЦК) төзү очраклары исемлеге шактыйга киңәйтелде.

ТЦК төзү форматы «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ  номерлы Федераль законда каралган, һәм контрактның башка төрләреннән аермалы буларак, проектны гамәлгә ашыруның берничә стадиясен үз эченә ала. ТЦК төзү өчен нигез булырлык очраклар РФ Хөкүмәте тарафыннан каралган, исемлек ябык характерда.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International