2015 елның 30 октябрендә Пермь шәһәрендә Россия Федерациясе икътисадый үсеш министры – статс-секретарь Олег Фомичев рәислегендә «Җайлау йогынтысын бәяләү институтының җайлау карарларын кабул итүдәге һәм төбәкләрдә инвестицияле климатны яхшыртудагы роле һәм әһәмияте» дип аталган Бөтенроссия конференциясе уздырылды.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, конференциядә чыгыш ясап, Татарстан Республикасында җайлау йогынтысын бәяләү процедурасын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.Үзенең докладында ул җайлау йогынтысын бәяләү өлкәсендә федераль законнарны үзгәртү буенча тәкъдимнәр турында сөйләде, һәм шулай ук Россия Федерациясе субъектларында Экспертиза һәм җайлау йогынтысын бәяләү сыйфаты рейтингын формалаштыру методикасына үзгәрешләр кертү зарурлыгына бәйле сорауларны күтәрде.