Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының 2018 елда футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты һәм 2017 елда FIFA Конфедерацияләр кубогы үткәрелә торган территориядә урнашкан мини-кунакханәләр өчен 90 көнгә эшчәнлекләрен туктатуны кертә һәм штрафлар күләмен ун тапкырга арттыруны күз уңында тоткан җайлау йогынтысын бәяләү турында проектка тискәре бәяләмә бирде.
Җайлау йогынтысын бәяләү департаменты директоры Вадим Живулин билгеләп үткәнчә, Икътисадый үсеш министрлыгы, эшчәнлекне туктату гына түгел, штрафларны мондый күләмдә арттыруга да катгый каршы - мондый гамәлләрдән соң кече бизнес үз эшен яңартып җибәрә алмаячак.