РФ Икътисадый үсеш министрлыгы 2015 елның 15 сентябрендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон формада күрсәтү сыйфатын мониторинглауның (алга таба – мониторинглау) 2015 елдагы 1 дулкыны нәтиҗәләре буенча видеоконференция режимында Россия төбәкләре белән семинар үткәрде.
Мониторинг үткәргәндә, беренче чираттагы бурыч булып, халыкка электрон хезмәт күрсәтүләрнең ачыклыгын һәм уңайлылыгын тикшерү торды.
Семинарда Россия Федерациясе субъектларында иң зур ихтыяҗ булган хезмәт күрсәтүләрне электрон формага күчерү буенча нәтиҗәләр ясалды, әлеге хезмәт күрсәтүләргә гаризаларны Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең (функцияләрнең) бердәм порталы аша, һәм шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең төбәк порталлары аша тапшыру мөмкинлекләренә бәя бирелде.