Татарстан Республикасы прокуратурасы һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе таләпләренә ярашлы рәвештә, җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын әзерләү һәм бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең типлаштырылган административ регламентына үзгәрешләр кертелә.
Моңа бәйле рәвештә җирле үзидарә органнарына типлаштырылган муниципаль хезмәт күрсәтүне көйләүче норматив хокукый актларга тиешле төзәтмәләрне кертергә кирәк.