Сатып алулар өлкәсе комиссия әгъзаларының яртысыннан да ким булмаган өлеше квалификация күтәрү курсларын үткән булырга тиеш

2015 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының 2015 елның 8 июлендәге Д28и-1910 номерлы хатында сатып алуларны башкару комиссиясенең составын формалаштыру буенча аңлатма бирелгән. «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законның 39 маддәсенең 5 өлешенә ярашлы рәвештә, заказчы сатып алулар комиссиясе составын формалаштырганда өстенлекне яңадан һөнәри әзерлек үткән  яки сатып алулар өлкәсе буенча квалификация күтәрү курсларын узган затларга, һәм шулай ук сатып алу объектына караган махсус белемнәргә ия затларга бирергә тиеш.

Шулай итеп, комиссия составының 50 проценттан да ким булмаган өлеше яңадан һөнәри әзерлек үткән  яки сатып алулар өлкәсе буенча квалификация күтәрү курсларын узган затлар, һәм шулай ук сатып алу объектына караган махсус белемнәргә ия затлар булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International