«Алабуга» Сәнәгать-җитештерү тибындагы Махсус икътисадый зонасы территориясендә 2015 елның 3 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында Россиядә беренче Ford Sollers маркалы җиңел двигательләр җитештерү буенча яңа завод ачу тантанасы узды.
Завод ачу тантанасында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов та катнашты.
Ford Sollers двигательләр заводы чит ил маркалы җиңел автомобиль двигательләре җитештерү буенча беренче завод булып тора. Моңа кадәр алар чит илләрдән кертелә иде. Яңа җитештерүне төзү өчен кертелгән инвестицияләр күләме 275 миллион АКШ долларын тәшкил итә, заводта 200 эш урыны ачылган.