Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 14 августындагы 592нче Карары белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 6 сентябрендәге 642нче Карары белән расланган Татарстан Республикасында инвестицияле салым кредитын бирү турында карар кабул итү һәм аны килештерү тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Үзгәрешләр инвестицияле салым кредитын биргәндә Шартнамә шартларын үтәүгә контрольлек итүне гамәлгә ашыру тәртибенә карый.
Инвестицияле салым кредиты – кредитны һәм оешма тарафыннан түләнә торган салым күләмнәрен һәм салынган инвестицияле кертемнәрне исәпкә алып билгеләнә торган кредит процентлары суммасын алга таба этаплап түләүне күздә тотучы салым түләмнәрен кичектереп түләү ул.