2015 елның 19 августында КФУның Инжиниринг үзәгендә «КамАЗ» АҖ Тәэминатчылары көне, b2b-torgi.ru мәйданчыгында сатып алуларны оештыру» темасына «түгәрәк өстәл» оештырылды.
«КамАЗ» АҖ Тәэминатчылары көненең төп максатлары булып, җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм итү, автогигант һәм кече һәм урта бизнес предприятиеләре арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекне төзү, ягъни аутсорсинг, импортны алыштыру программасын гамәлгә ашыру кебек сораулар торды.
«КамАЗ» АҖндә агымдагы вазгыять, ел ахырына кадәр сатулар планы, сыйфатсыз комплектлаштыру детальләре китерү кебек мәсьәләләр дә каралды.
Моннан тыш, кече һәм урта бизнес ягыннан «КамАЗ» АҖнең сатып алулар эшчәнлегенә кагылышлы сораулар да яңгырады.