Сезне 12нче CISMEF-2015 Халыкара кече һәм урта предприятиеләр күргәзмәсендә катнашырга чакырабыз. Чара 2015 елның 10-13 октябре көннәрендә Кытай Халык Республикасының Гуанжоу каласында оештырылачак.Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм күрсәтү үзәге (алга таба – Үзәк) катнашучыларга теркәлү җыемын һәм күргәзмә мәйданчыгы өчен (кече һәм урта эшкуарлык субъектларына) түләргә ярдәм итә, күргәзмә урынына очу һәм яшәү – компания хисабына.
Чараның мөһимлеген исәпкә алып, 2015 елның 1 сенябренә кадәр кабул ителгән карарыгыз турында Үзәккә түбәндәге телефон: (843)524-76-70 яисә электрон адрес буенча: tatexport@yandex.ru хәбәр итүегезне сорыйбыз.