Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2015 елның 1 сентябренә кадәр (бу көн керә) Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалардан (СЮ КБО) 2015 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына конкурста катнашу буенча гаризалар җыю дәвам итә. СЮ КБО арасында конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү турында» 2015 елның 29 гыйнварындагы 47 карары нигезендә үткәрелә. СЮ КБОлардан гаризалар Министрлык бинасының 1нче катында урнашкан 106нчы кабинетта кабул ителә.