2015 елның 20 августында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елның I яртыеллыгындагы эш йомгаклары буенча зыянга эшләгән һәм табыш күләмен киметкән авыл хуҗалыгы предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен карау буенча баланс комиссиясе утырышы узды.
Киңәшмәдә предприятиеләр эшчәнлеге финанс нәтиҗәләренең кимүенә китергән сәбәпләр тикшерелде.
Баланс комиссиясе эше нәтиҗәләре буенча тикшерелгән предприятиеләрдә җитештерүнең рентабельлелеген күтәрү һәм эшчәнлекләренең финанс нәтиҗәләрен яхшырту буенча тиешле чаралар күрү турында карар кабул ителде.